Results count: 10934000 (18841306), search took 0.001 sec.

Search results

  1. Менә шул арышка карап, иптәш җәләлетдинов колхозның эше, хәле турында сүзгә керешеп китте. Әмирхан ЕНИКИ . БАБАЙЛАР (хикәя)
  2. Күпме чәчкәннәр, күпме ашлама керткәннәр, күпме уңыш көтәләр; терлек саны күпмегә арткан, сыерлар күпме сөт бирәләр; колхоз нәрсәләр салдыра, нинди машиналар сатып ала, киләчәккә нинди планнар кора. Әмирхан ЕНИКИ . БАБАЙЛАР (хикәя)
  3. Кыскасы, нәкъ миңа кирәк нәрсәләрне сөйли председатель, авырлыкларны читләтеп, ал буяуларны куерак салып, тыйнаклык йөзеннән «мин эшләтәм боларны» дип әйтмәсә дә, бөтен эшнең тоткасы ул үзе икәнлеген шактый сиздереп сөйли … Әмирхан ЕНИКИ . БАБАЙЛАР (хикәя)
  4. Миңа аның шәп, яхшы председатель булуы кирәк. Әмирхан ЕНИКИ . БАБАЙЛАР (хикәя)
  5. Шулай сөйләшеп бара торгач, без ике картны куып җиттек. Әмирхан ЕНИКИ . БАБАЙЛАР (хикәя)
  6. Икесе дә таяк тотканнар. Әмирхан ЕНИКИ . БАБАЙЛАР (хикәя)
  7. Юл читеннән, бөкрәя төшеп, аллы-артлы китеп баралар. Әмирхан ЕНИКИ . БАБАЙЛАР (хикәя)
  8. Берсенең өстендә җилән, икенчесенең өстендә кулдан гына сырган җиңсез жилет сыман нәрсә, аякларында оек өстеннән генә кигән иске галошлар, башларында ямшәеп беткән шләпә … Әмирхан ЕНИКИ . БАБАЙЛАР (хикәя)
  9. Куып җиткәч, җәләлетдинов атын юртудан туктатып, картларга дәртле генә кычкырып дәште: – Сәлам илнең картларына! Әмирхан ЕНИКИ . БАБАЙЛАР (хикәя)
  10. – Рәхмәт, яхшы сүзеңә! Әмирхан ЕНИКИ . БАБАЙЛАР (хикәя)